Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста җәмәгать Советы эшен активлаштыра

Районда җәмәгать Советының җыелышы узды. Аның җитәкчесе итеп Люция Носова билгеләнде.

(2 февраль, "Апастово-информ").

Җәмәгать Советы 24 кешене берләштерә һәм 5 төркемгә бүленеп хезмәт итәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова икъдисади, социаль мәсьәләләр, иганәчелек, сәламәтлек саклау, әдәп-әхлак кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча эш алып барачак.

 Җәмәгать Советы район тормышының үзәгендә кайнап, барлык чараларда катнашып, соңыннан нәтиҗәләр дә ясаячак.

2024 ел - Гаилә елы буларак әлеге өлкәдә дә эшләр күз уңында булачак. 5 һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләрне ачыклап, аларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү бурычы да куела. Гаилә елы уңаеннан,  сыңар канат белән ил-көнгә лаек балалар үстергән гаиләләрне хөрмәтләү, аларны бар кешегә үрнәк итеп кую тәкъдиме яңгырады. Язмыш сынауларын нык холык, көч белән җиңгән, тормыш диңгезендә сыңар җилкән белән йөзә алган райондашлар арабызда яши.

Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм барлык районны берләштерде. Без барыбыз да көч кертәбез. Бу эшкә өлеш керткән һәр кешегә район башлыгы исеменнән рәхмәт. Теләктәшлек күрсәтүче шәһәрләргә дә ярдәм китте. Хәзерге вакытта кабат гуманитар ярдәм җыела һәм йөк тиздән юлга кузгалачак. Бу хакта Гөлүсә Галләмова белдерде. Ул шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә һәм балаларына булган ярдәм хакында да сөйләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев