Апаста Ана капиталын тапшырдылар
Бүген Икенче балага Ана капиталы 466617 сум тәшкил итә
(“Апастово-информ“, Ришат Җамалиев).
Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм район ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Насыйбуллина 8 март-халыкара хатын-кызлар көне алдыннан икенче баласын тапкан 5 әнигә тантаналы шартларда Ана (гаилә) капиталы тапшырдылар. Бүген аның күләме 466617 сум тәшкил итә. 2007 елдан гамәлгә кергән дәүләт программасы буенча бу Ана капиталын инде 1295 әни шундый тантаналы итеп алган иде, ә аларның сабыйларына уенчык бүләкләре тапшырылды.
Россия Президентының еллык Юлламасы нигезендә бу ел башыннан Ана капиталын гаиләдә беренче бала тууга алу мөмкинлеге булдырыла. Аның аңлатмалары һәм документлары район Пенсия Фонды карамагында бар һәм аны куллану тәртибе апрель аеннан гамәлгә керә. Бу хакта Илгизәр Вәлиәхмәтов хәбәр итә.
Икенче баласы туган бәхетле әниләр - Апастан Әлфия Галиуллина, Югары Балтайдан Алинә Гыймадиева, Болынбалыкчыдан Мәдхияхон Ходҗиева, Танай-Турайдан Регина Гатауллина һәм Свияжский бистәсеннән Назирә Петровских дәүләтнең бу акчалата ярдәмен акыллы һәм гаиләгә файдалы итеп кулланачакларын белдерделәр һәм бүләкләүчеләр белән беррәттән райондагы барлык апа-сеңелләр, әниләр һәм дәү әниләрне халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев