Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста бакчачылар клубының утырышы узды

Апас бистәсенең ветераннар Советы тарафыннан бакчачылар клубы оешкан иде. Алар бу көннәрдә үзләренең чираттагы утырышларын уздырдылар. Чәчәк, җиләк-җимеш, виноград, яшелчә үстерү, умартачылык тармагы буенча тәҗрибә уртаклаштылар, барысын да уртага салып сөйләштеләр. Апасның үзәк рестораны фойесында исә бакчада үстерелгән яшелчә-җиләк-җимештән, өй шартларында җитештерелгән, өзерләнгән азык-төлектән күргәзмә дә оештырылган иде. Биредә күз...

Апас бистәсенең ветераннар Советы тарафыннан бакчачылар клубы оешкан иде. Алар бу көннәрдә үзләренең чираттагы утырышларын уздырдылар. Чәчәк, җиләк-җимеш, виноград, яшелчә үстерү, умартачылык тармагы буенча тәҗрибә уртаклаштылар, барысын да уртага салып сөйләштеләр. Апасның үзәк рестораны фойесында исә бакчада үстерелгән яшелчә-җиләк-җимештән, өй шартларында җитештерелгән, өзерләнгән азык-төлектән күргәзмә дә оештырылган иде. Биредә күз явын алырлык чәчәкләр дә, телеңне йотарлык ризыклар да, ирексездән кулың үрелерлек җиләк-җимеш тә, күп төрле баллар да бар иде.
Түгәрәк өстәл артында үстергән яшелчәләрне җыеп алу, кышкыга саклауга кую, җирне эшкәртү, виноградны кисү, умарта кортларын карау, чәчәкләр үстерү турында сүз барды. Сөйләшү коры гына булмады, ул чәй табыны артында, җыр-моңнар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев