Апаста “Бала – төп пассажир“ акциясе узды
721
0
Апаста “Бала – төп пассажир“ акциясе 31 мартка кадәр дәвам итә.
(26 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Әлеге акция кысаларында узган рейдта районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм Буадан юл куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сиринә Мурзакова катнашты.
Иртән балаларын бакчага илтүче әниләрнең кагыйдәләрне ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар ителде. Кызганычка каршы, балаларын махсус утыргычта йөртмәүче, куркынычсызлык каешын эләктермәүче шофер әти-әниләр дә бар. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерде.
“Акциянең максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү. Шоферлар белән әңгәмәләр уздырабыз, белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырабыз“,– диде Сиринә Мурзакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев