Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста балалар өчен - каратэ түгәрәге эшләп килә

Биредә тренер Владислав Викторович җитәкчелегендә барлыгы 25 бала шөгыльләнә.

(11 март, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).



Секция районда 2015 елда республика Федерациясе җитәкчелегендә ачылды. Яшь каратистлар төрле зона, республика, бөтенроссия ярышларында көчләрен сынап, төрле дәрәҗәдә уңышларга ирешәләр. Балалар түгәрәккә биш яшьтән үк йөри башлый алалар. Бу хакта каратэ тренеры Владислав Васильев хәбәр итте.
“Аеруча көчлеләр узган ялда гына үткәрелгән Республика чемпионатына барып кайттылар. Ярышта уңышлы чыгыш ясап, Ландыш Галиәкбәрова һәм Люция Галиәкбәрова беренче һәм икенче урыннарга лаек булдылар“, - ди горурланып тренер.
Кем белә, бәлкем киләчәктә районыбыздан чемпион каратистлар чыгар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев