Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста балалар Сабан туе кабатланмас мизгелләргә бай булды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районның үзәк ял паркында күңелле бәйрәм чарасы – балалар Сабан туе оештырылды.

(1 июнь, “Апастово-информ“).


Бу көнне балаларның йөзләрендәге шатлык чаткыларын, күзләрендәге бәхет нурларын сурәтләп кенә бетереп булмый. Алар бәйрәмнең төп хуҗалары иде. Рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, тәм-томнар белән сыйландылар, мультфильм геройлары белән фотога төштеләр. Шул ук вакытта җылы тәбрикләүләр дә кабул иттеләр.

Узган еллардан аермалы буларак, балалар быел оештыру эшләрендә, рәсми өлешләрдә катнашмады. Аларга күңел ачу өчен бөтен мөмкинчелек тә тудырылды. Балаларның җәйләре һәм каникуллары әнә шундый онытылмас көн, кабатланмас мизгелләр белән башланып китте.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов балаларны бәйрәм белән тәбрик итеп, аларның уңышларын да барлады.

Балалар Сабан туенда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга сумкалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк итү матур традициягә керде. Быел да “Ак Барс Холдинг“ оешмасы һәм “Апас-мол“ берләшмәсе ярдәме белән булачак укучылар сумкалы булды. Яңа уку елында 160 бала мәктәпкә керәчәк. Район башлыгы әлеге акциягә кушылучы оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде.

–“Ак Барс Холдинг“ оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка һәм “Апас-мол“ берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәновка зур рәхмәт. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, аның урынбасары Илфан Гобәйдуллин барлык чараларда катнашып, ел саен балалар ялын оештыруга да өлеш кертәләр. Быел да алар ярдәме белән балаларны ял итәргә җибәрә алабыз. Шулай ук республикакүләм “ЭкоЯз“ акциясендә катнашып, район икенче урынга лаек булды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан безгә балалар мәйданчыгы кую өчен Сертификат бирелде, – дип, яңалыклар белән уртаклашты район башлыгы Равил Хисаметдинов.
“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм белән тәбрик итеп, ял итәргә мөмкинлек бирүче Сертификатны район башлыгына тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерделәр.

Бәйрәм барышында үзәк парк гөр килеп торды. Биредә һәр почмакта җанлылык хөкем сөрде, шат авазлар яңгырады. Кемдер татлы мамык, поп-корн белән сыйланса, шашлыктан авыз итүчеләр дә булды. Нәниләр бик яратып уенчыклар сатып алды. Балалар мәйданчыгындагы таганнар да бушап тормады. Ә алар янәшәсендә төрле-төрле батутлар урын алган иде. Балалар битләренә матур-матур рәсемнәр ясатты, төрле акцияләрдә катнашты. Район үзәк китапханәсе “Балачакның гүзәл бәйрәме“ акциясен уздырды һәм “Китаплы җәй“ күргәзмәсен тәкъдим итте. Шунда ук китап укучы балалар асфальтка рәсемнәр ясады. Уеннарда катнашкан балаларга һәм аларның әти-әниләре, дәү әти- дәү әниләренә дә бүләкләр бирелде.

Мәйданның бер почмагында судан кул белән балык тотып була иде. Биредә бигрәк тә ир балалар мавыкты. Бер минутта иң күп балык тоткан балалар күчтәнәчләр дә алды. Шулай ук күзне каплап футбол уйнау, тупны боҗрага кертү мәйданы яныннан балалар өзелмәде. Кечкенә балаларның келәмдә бил алышуын һәркем кызыксынып күрсәтте. ГТО нормативларын тапшыру буенча мобиль мәйданчык эшләде. Үз көчләрен сынарга теләгән балалар нормативлар тапшыруда актив катнаштылар.

Балалар Сабан туеның яңалыгы, мөгаен, крио шоу булгандыр. Салкын боз кулланып ясалган сюрпризларны балалар тотып кына түгел, авыз итеп тә карадылар. Өлкәннәр дә бу могҗизалы күренешнең үзәгендә булды.

Танылып килүче яшь сәхнә осталары Илмир Ямалов һәм Илнат Фәрхуллин балаларны биетте дә, җырлатты да. Аларга үзебезнең сәхнә осталары, мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Каратунда урнашкан “Яран“ кибете иганәчелек ярдәме күрсәтте. Алар тарафыннан бүләк ителгән төрле уенчыклар иң актив балаларга өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев