Апаста балалар Сабан туе узды
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда шаулап-гөрләп Сабан туе узды. Нәниләр традициягә әверелгән бу бәйрәмне инде алдан ук әзерләнеп, зарыгып көтеп тора. Сабан туе аланлыгы быел да аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Балачакның күңелле мизгеле булып тагын бер көн хәтерләренә мәңгелеккә уелып калды. Быел Сабан туена...
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда шаулап-гөрләп Сабан туе узды. Нәниләр традициягә әверелгән бу бәйрәмне инде алдан ук әзерләнеп, зарыгып көтеп тора. Сабан туе аланлыгы быел да аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Балачакның күңелле мизгеле булып тагын бер көн хәтерләренә мәңгелеккә уелып калды.
Быел Сабан туена әзерләнү алдан ук башланды. Иң элек балалар борынгы гореф-гадәтләрне яңартып, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка йөреп Сабан туена бүләк җыйдылар, олысын-кечесен бәйрәмгә чакырдылар. Бизәлгән атлар, гармун тавышы, җыр-моңнар һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте. Һәрбер авылда бәйрәм рухы чагылыш тапты.
Күк йөзе азрак болытлап торса да, ул беркемне дә куркыта алмады. Иртәдән үк балалар һәм аларның әти-әниләре, апа-абыйлары мәйданга ашыкты. Биредә алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде.
Бәйрәм Халыкара балаларны яклау көне, Экология елы һәм Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан тагын да зурлап үткәрелде. Аның үзенчәлеге шунда иде - быел Сабантуйга тирә-күрше районнардан да делегация килде. Тәтеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа районы балаларын Апас җирлеге җылы каршылады. Җавап йөзеннән алар үзләре дә чыгышлар әзерләп килгәннәр иде.
Мәйданга кергәнче һәркемне тәртип саклау отрядлары каршылады. Элеккеге пионерлар да үз урыннарын алганнар иде. Алар янында яшь буын да өлкәннәр тәҗрибәсен үзенә туплап барды.
Үзәктә табигатебезне саклау, Җир-Анага дан җырлау, кешелекнең барлыкка килеше, үсеше, яшәеше һәм әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәте чагылыш тапты. Мәйдан аллы-гөлле киенгән, төрле хайван рәвешләрен алган балалар белән тулды. Барысы да укучыларның җыр-биюләре аша сурәтләнде.
Тантананы район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде.
- Хөрмәтле балалар! Сезнең һәр көнегез бәйрәмгә тиң булсын. Әлеге бәйрәм сезгә хөрмәт йөзеннән оештырылды. Районыбызның, әти-әниегезнең горурлыгы булып үсегез. Бүген районда "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе дә старт ала, - диде ул.
Шуны гына көткәндәй, мәйданга алкышлар белән быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк нарасыйлар атлады. 184 балага "Свияга" берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде. Аларны "Свияга" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм "Ак Барс Холдинг" компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев тапшырдылар.
- Бүген шундый матур сумка алдым. Хәзер тизрәк күп "бишле"ләр алу өчен мәктәпкә барасым килә. Тырышып укырга сүз бирәм, - ди "Кояшкай" балалар бакчасыннан Диләрә Гафурова.
Котлаулар бер-бер артлы дәвам итте. Изге теләкләр, рәхмәт сүзләре балалар һәм оештыручылар исеменә яңгырады.
- Хезмәтегез өчен рәхмәт. Апас халкы эшли дә, ял да итә белә. Басулардагы хезмәткә дә сүз әйтерлек түгел. Бүгенге бәйрәм түрендә дә, киләчәктә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә лаеклы алмаш булырлык механизаторлар. Агрономнар, белгечләр күңел ача. Бәйрәм белән барыгызны да, - диде "Ак Барс Холдинг" компаниясе вәкиле Камил Галиев.
Гүзәл Хилавиева,
Гөлзада Гатауллина,
Ләйлә Шиһабиева,
Айрат Әминов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев