Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Утырыш балаларның ялын файдалы, күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез уздыруны оештыру темасына багышланды.

(27 май, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә узган утырышта район прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Лилия Нәбиуллина, тәрбия эшләре буенча завучлар, директор киңәшчеләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
“Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге кураторы Гөлназ Хантимирова җәйге ялларны оештыру, муниципаль, республикакүләм һәм федераль смена, форумнар турында сөйләде.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очраклары, мәктәп укучылары арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауның мөһимлеген әйтеп узды, бу мәсьәләдә әти-әниләр белән бергә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов җәйге чорда яшүсмерләрне эш урыннары белән тәэмин итү мөмкинлеген аңлатты.
Шулай ук балалар ялына багышланган башка мәсьәләләр турында чыгышлар тыңланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев