Апаста “Батырлык һәм кыюлык” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
Район мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.
(22 февраль, “Апастово-информ”).
Бәйрәм концертына зал тутырып халык җыелды, хәрби хезмәтләрен кайнар нокталарда узган райондашларыбыз килде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән тәбрикләп, бәйрәм белән котлады.
-Хөрмәтле райондашлар! Без сезнең белән җылы залга матур концерт карарга җыелдык. Шушы вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез чит җирләрдә безнең тынычлыгыбызны саклыйлар. Без аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Бергә булыйк, бердәм булыйк, изге догада торыйк. Шул вакытта барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз, - диде Гөлүсә Галләмова.
Концерт җыр-моңнар, матур биюләр, шигъри юллар белән үрелеп барды. Районыбызның сәнгать җанлы, талантлы ир-егетләре, Апас сәнгать мәктәбе коллективы, үзешчәннәр халыкка бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Ә тамашаны бик матур итеп район мәдәният хезмәткәрләре алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев