Апаста берәүнең акчасын урлаучының эше судта каралды
Апас, авыллар урамнары, төрле объектлар, сәүдә урыннарында хәзер 200 дән артык яшерен видеокүзәтү камералары көне-төне кеше куркынычсызлыгы сагында тора. Апасның зур сәүдә ноктасында берәүнең саксызлык белән кеше күзенә чалынырлык урында калдырылган янчыгыннан 12 мең сум акча урлаучы 16 яшьлек А. ны Апас хокук сакчылары заманча технология кулланып, 2 сәгатьтә "исәпләп"...
Апас, авыллар урамнары, төрле объектлар, сәүдә урыннарында хәзер 200 дән артык яшерен видеокүзәтү камералары көне-төне кеше куркынычсызлыгы сагында тора. Апасның зур сәүдә ноктасында берәүнең саксызлык белән кеше күзенә чалынырлык урында калдырылган янчыгыннан 12 мең сум акча урлаучы 16 яшьлек А. ны Апас хокук сакчылары заманча технология кулланып, 2 сәгатьтә "исәпләп" чыгардылар һәм тоткарладылар. Урланган мал исә хуҗасына кире кайтарылды.
-Вакыйга болай була: үзенә товар сатып аларга кергән җирдә өстәл астында А. акча ячыгын күреп алгач, нәфесен тыя алмый һәм кеше юклыктан файдаланып, акчаларның бер өлешен тиз генә үз кесәсенә күчерә. Тик ул аның һәр гамәлен видеокамера теркәп, язып баруын абайламый, үз-үзенә ышанычы шуның кадәр көчле була ки, тыныч күңел белән бу сәүдә рәтләреннән чыгып югала. Сатучы үз урынына 5 минуттан кире кереп, акча янчыгының урыны алышканын сизеп, сакчылар бүлмәсенә йөгерә, шунда ук участок инспекторын да чакырталар. Каракның шәхесе кайнар эздән 1 сәгать дигәндә ачыклана, аны полициягә чакырталар. Ул кире каккысыз дәлилләрдән баш тарта алмый, әлбәттә, тикшерүчеләр алдында үз гаебен тулысынча таный. Туздырып өлгермәгән кеше акчасын хуҗасына елый-елый кире кайтарудан башка чара калмавына төшенә...
А. судта да үз гаебен таныды. Бик үкенүен белдерде. Тик Закон бу очракта һәрчакта да зыян күрүче ягында, кеше малын үзләштерүче тиешле җәзасын алды. Соңгы 2 елда менә шундый караклык, юлларда, җәмәгать урыннарында тәртип бозунының 80 нән артык очрагы видеокамералар аша санаулы минутларда ачыкланды. "Куркынычсыз урам", "Куркынычсыз Апас" кебек дәүләт программалары шулай итеп барыбызның да иминлеге сагында тора. Бу программалар дәвамлы булачак һәм алар үзенең бик нәтиҗәле булуын бик тиз раслады,-ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев