Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста “Безнең ишегалды“ проекты кысаларында халык белән очрашулар узды

Татарстанда «Безнең ишегалды» проекты старт алды, аның нигезендә киләсе биш елда республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын төзекләндерергә тиешләр.

Апаста да “Безнең ишегалды“ проекты кысаларында очрашу узды. Биредә Яшьләр урамында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты. Очрашу “Бердәм Россия“ фракциясе теләктәшлеге белән уза һәм анда төрле тармак җитәкче-белгечләре, авыл җирлеге вәкилләре дә катнаша. 
- "Безнең ишегалды" проекты буенча программа киләсе елдан гамәлгә ашырылачак. Ишегалларында яңа асфальт юллар, тротуарлар, брусчаткалар, урам яктырткычлар булачак. Шуңа да, хәзердән үк тормышыбыз шартларын уңайлы итү турындагы фикерләрегез бик мөһим. Барыгызның да актив катнашуын, тирә-юньне матур, чиста, төзек итү өчен эшлекле тәкъдимнәрегезне җиткерүегезне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары, районның җирле “Бердәм Россия“ фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров. 
Очрашуга килүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар иде. Арада фатирлар янәшәсенә төзелгән сарай, мунча, бакчаларны сүтмәү тәкъдиме белән чыгучылар да булды. Алар уңай җавабын да алды. Бары тик корылмаларны закон таләп иткәнчә рәсмиләштерергә киңәш ителде. Подъездларны төзекләндерү мәсьәләсе дә яңгырады. Шулай ук машина кую өчен урыннар булдыру, балалар мәйданчыкларын арттыру хакында да сүз булды. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре ишегалларын төзекләндерү буенча булачак проектка кертелә. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев