Апаста бозлавык саклана
Узган атна ахырында кисәк җылытып яңгыр яву район автотранспортчылары, җәяүлеләр өчен көтелмәгән бәла-каза, юл-транспорт аврияләре, имгәнүләр белән бәйле вакыйгаларга китерде. Район "Ашыгыч ярдәм" станциясеннән белдерүләренчә, 9-12 ноябрьдә аларга кар-бозда таеп егылып зыян күргән 17 апаслы мөрәҗәгать иткән, ике кешене ашыгыч төстә Казанга травмотология медицина учреждениесенә озатканнар. 5 кешегә гипс салынган....
Узган атна ахырында кисәк җылытып яңгыр яву район автотранспортчылары, җәяүлеләр өчен көтелмәгән бәла-каза, юл-транспорт аврияләре, имгәнүләр белән бәйле вакыйгаларга китерде. Район "Ашыгыч ярдәм" станциясеннән белдерүләренчә, 9-12 ноябрьдә аларга кар-бозда таеп егылып зыян күргән 17 апаслы мөрәҗәгать иткән, ике кешене ашыгыч төстә Казанга травмотология медицина учреждениесенә озатканнар. 5 кешегә гипс салынган. Бозлавыкта зыян күрүче бер авыл кешесенә Казанда ашыгыч операция ясалган.
Районның баш инспектры Румбик Гәрәев шул көннәрдә тайгак юлларда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлүен хәбәр итә. Аварияләрдә зыян күрүчеләр булмаган. Ә автосервисларга эш арткан...
Ут линияләренә зыян килмәгән. Район электр челтәрләре җитәкчесе Ленар Гафаров әйтүенчә, район территориясендә югары көчәнешле линияләр үткән урманнарда ике яктан унар метр киңлектә 3,2 гектар агачлар законлы нигездә киселеп, линияләргә зыян салырлык урыннар юк. Авыл эчләрендә, урам электр линияләренә куркыныч тудыручы 700 төп агач шулай ук кабель-чыбыклардан ике метрдан да ким ара калдырмыйча чистартылган.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев