Апаста чисталык яратмаучының үзен дә яратмыйлар
Район административ комиссиясе секретаре Ләйлә Сираҗева хәбәр итүенчә, Татарстан республикасы административ комиссиясе рәисе Мөхәррәм Ибәтов хөкүмәткә адмистратив штрафларны 20 көн эчендә түләгәндә ГИБДД штрафлары кебек үк 50 процент ташламалы итү тәкъдиме белән чыккан. Гадәттә бу штрафларны 60 көн эчендә түләргә кирәк. Гаепле кеше бу вакытка сыешмаса ул икеләтә арттырыла. Штрафларны...
Район административ комиссиясе секретаре Ләйлә Сираҗева хәбәр итүенчә, Татарстан республикасы административ комиссиясе рәисе Мөхәррәм Ибәтов хөкүмәткә адмистратив штрафларны 20 көн эчендә түләгәндә ГИБДД штрафлары кебек үк 50 процент ташламалы итү тәкъдиме белән чыккан. Гадәттә бу штрафларны 60 көн эчендә түләргә кирәк. Гаепле кеше бу вакытка сыешмаса ул икеләтә арттырыла. Штрафларны Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да түләү мөмкинлеге өйрәнелә. -Узган елда район административ комиссиясендә 34 протокол каралды, чисталык таләпләрен үтәмәүче 16 апаслыга 32 мең сумлык административ штраф салынды. Элеккеге кебек беренче юлыга кичерү, кисәтү язылмый. Штраф суммасы 2000 сумнан башлана. Бу акчалар тулысы белән җирле бюджетта кала. Район административ комиссиясенең быелгы беренче утырышы январь азагында узачак,-ди район админстратив комиссиясе рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев