Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста чик буе гаскәрләренең 106 еллыгы билгеләп үтелде

Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр быел да район үзәгенә җыелды. Чик сакчылары хөрмәтенә салынган һәйкәл буенда тантанлы чара узды.

  • (28 май, “Апастово-информ”).

    Ветеран чик сакчыларын район башлыгы исеменнән район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов тәбрикләде. Ветераннар хәрәкәтен үстерүдә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, батыр якташларыбызның истәлекләрен саклауда керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

    Район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының Координацион Советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, районның чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллин, чик сакчысы ветераны Гыйльфан Гимадиевлар чыгыш ясадылар.
    Бәйрәм чарасында Рәхмәт хатлары, таныклыклар тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур чыгышлары белән бизәде.
    Колгына авылыннан Флера Садыйковага әлеге чарага ел саен килә. Быел да хәрби дуслары янәшәсендә тормыш юлдашын искә алды.
    – Тормыш иптәшем Илфат Әфган җирендә хәрби бурычын үтәгән иде. Бүгенге көндә ул арабызда юк инде. Мин әфганчылар белән гел хәбәрдә торам. Быел да килдем, хатирәләр яңарттык”, - диде Флера апа.
    Олы Болгаер авылы егете Илһам Гаптелганиев патриотик чараларда, очрашуларда актив катнаша. Чик сакчылары көнен дә көтеп ала.
    “1985-1987 елларда Хабаровск өлкәсендә хезмәт иттем. Һәр ир кеше солдат киеме кияргә тиеш дип саныйм. Армия ул - чын ир кеше ясый, тормышны, аның кадерен белергә өйрәтә. Ел саен чик сакчылары көнендә очрашабыз. Тормышта да гел бергә без, дуслыкның кадерен белеп, солдат елларын хәтерләп яшибез”, - ди Илһам абый.

    Борнаш авылыннан Илфат Сөләйманов яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшенә зур өлеш кертә. Бәйрәмгә дә горурлык хисләре белән килгән.

    “1987 елда армия сафларына киттем. Ерак Көнчыгышта Кытай чигендә хезмәт иттем. Армиядә булуым, Илебезнең чик буйларын саклавым, шул җирләрне күрүем белән горурланып яшим”, - ди Илфат абый.

    Бәйрәм барышында бүгенге көндә Ил иминлеге сагында торучы егетләр дә тирән хөрмәт белән искә алынды, аларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев