Апаста Донорлар көне узды
8 июньдә район үзәк хастаханәсендә Донорлар көне узды.
(8 июнь, “Апастово-информ“).
18 яшьтән 65 яшькә кадәр, донорлыкка каршы медицина күрсәтмәләре булмаган һәркем изге эштә катнаша алды. Райондашлар 9-14 сәгатьләрдә кан тапшырырга килде.
Барлыгы 60 райондашыбыз килеп, изге эштә катнашты. Алар тапшырган кан кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга мөмкин. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина шулай дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев