Апаста егетләрне хәрби хезмәткә озаттылар
Бүген иртәнге сәгать биштә хәрби комиссариат каршында әти-әниләре, туганнары, дуслары, сөйгән ярлары җыелды.
(9нчы ноябрь, "Апастово-информ").
Районыбызның төрле авылларыннан : Апастан - Алмаз Аббасов, Рифат Галиәкбәров, Айрат Галиәкбәров, Кече Болгаердан - Рәзил Вәлиев, Әлфис Низамиев, Олы Болгаердан - Әлфис Хөсәинов, Коштавылыннан - Наил Садретдинов, Каратуннан - Илдар Хаҗиев, Әлмәндәрдән - Риназ Хәлиловлар хәрби хезмәткә юл алдылар.
Егетләрне озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов килде."Комиссиягә чакырылып барыгыз белән очрашып, сөйләшеп чыктык. Инде менә көзге чакырылышта беренчеләрдән булып озатабыз. Барган җирләрдә матур гына хезмәт итәргә, әти-әниләрегезгә хәбәрләрегез килеп торсын. Исән-имин туган якларга кайтырга язсын", - диде Алмаз Тугушев һәм район исеменнән күчтәнәч пакетлар тапшырды.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров егетләргә киңәшләрен бирде.
"Кая гына булса да югалып калмагыз. Командирларны тыңлагыз. Әти-әниләрегез белән ял көннәре сөйләшеп торыгыз. Алар борчылмасыннар. Хезмәт итеп кайткан җирләрдән үрнәк булып кайтыгыз", -диде ул.
Данис белән Лилия Хөсәиновлар уллары Әлфисны озатырга килгәннәр.
"Улыбызны хәрби хезмәткә озатабыз. Исән-имин хезмәт итеп, шулай матур итеп каршы алырга язсын, Ил-көннәребез тыныч булсын!", - диләр алар.
Кече Болгаер егете Рәзил Вәлиевны озатырга бик күп туганнары килгәннәр.
"Егет кешенең солдат булуы бик зур горурлык дип саныйм. Һөнәр үзләштереп хәрби хезмәткә теләп китәм. Шатланышып, исән-имин кайтып та җитәрбез", - диде Рәзил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев