Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста «Ел тәрбиячесе“н билгеләделәр

Бу көннәрдә Апас "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчаларында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе үтте. Биредә барлыгы районның 14 тәрбиячесе катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Нәтиҗәдә, Апас "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Вәлиуллина беренче урынны яулап, "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды. Икенче урынны Апас...

Бу көннәрдә Апас "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчаларында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе үтте. Биредә барлыгы районның 14 тәрбиячесе катнашып, көч сынашты. Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр.
Нәтиҗәдә, Апас "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Вәлиуллина беренче урынны яулап, "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды.
Икенче урынны Апас "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Гыйсмәтуллина, өченче урынны Зур Күккүздән Зөлфия Җиһаншина алдылар.
Жюри шулай ук дүрт номинация буенча да иң-иңнәрне билгеләде. Свияжный бистәсе "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Гыймадиева "Иҗат һәм эзләнү" номинациясендә, Иске Йомралы авылы "Сандугач" балалар бакчасы тәрбиячесе Наилә Гыйззәтуллина "Иң яхшы педагогик тәҗрибә" номинациясендә, Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Миңнуллина "Иҗатчы тәрбияче" номинациясендә, Чүрибураш "Алтын Балык" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Баһаветдинова "Һөнәренә тугърылык һәм осталык " номинациясендә җиңү яуладылар.
Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хезмәт уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев