Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Әфганчылар көне билгеләп үтелде

Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләренең чыгуына 32 ел тулды.

(15 февраль, “Апастово-информ“).


Күп кайгылар китергән бу сугыш хатирәләре күпләрнең йөрәкләрендә әле дә саклана. Бүген Апас үзәгенә кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән әфганчылар, Чечня җирләрендә хезмәт иткән райондашлар истәлек чарасына җыелдылар.
Хәтер чарасына арабыздан киткән егетләрнең әти-әниләре дә, тормыш иптәшләре дә килгәннәр иде. Чараның тантаналы өлеше Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, сугыш кырларында ятып калган солдатлар һәм туган илгә исән кайтып вафат булучы райондашлар хөрмәтенә чәчәкләр салу белән башланды.
Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фаиль Курамшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина һәм Айрат Хәсәнов чыгышлары белән егетләргә, аларның әти-әниләренә олы хөрмәт белдерделәр, арабыздан киткән егетләрне ихтирам белән искә алдылар.
Үзешчәннәрнең җыр-моңнары исә хәтер чарасын тагын да бизәп торды һәм катнашучыларга бүләк булып яңгырады.
Хәтер чарасы Апас аграр көллиятендә аш-чәй табыны артында дәвам итте. Җыр-моңнар астында егетләр хатирәләр уртаклаштылар, бүгенге көндә арабыздан киткән дусларын искә алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Кече Болгаердан Айдар Хәйруллинга, Кызыл Таудан Рамил Шәрәфуллинга, Апастан Фәргать Мотыйгуллинга “Апас районы оешуга – 90 ел“ истәлек медале һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Карамасардан Фәнис Сәгъдиев “АкБарс Холдинг“ның генераль директоры Иван Егоровның Рәхмәт хатына ия булды. Тормыш иптәшләрен, улларын югалткан хатын-кызларга һәм аналарга күчтәнәчләр тапшырылды, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев