Апаста фонтаннар саны егермедән артып китте
5600 кеше яшәгән Апас район үзәгендә, 3000 кеше яшәгән Каратун, Биеш һәм Әлмәндәр авыл җирлекләрендәге авылларда бүген 21 фонтан тирә-юньне матурлап тора. Һәм иртә яздан кара көзгәчә аларның барысы да эшли! Апаслылар, кунакларга алар янына утырып су шавын тыңлау, туган як табигате, кешеләре белән соклану, очрашу өчен һәр фонтан янәшәсендә...
5600 кеше яшәгән Апас район үзәгендә, 3000 кеше яшәгән Каратун, Биеш һәм Әлмәндәр авыл җирлекләрендәге авылларда бүген 21 фонтан тирә-юньне матурлап тора. Һәм иртә яздан кара көзгәчә аларның барысы да эшли!
Апаслылар, кунакларга алар янына утырып су шавын тыңлау, туган як табигате, кешеләре белән соклану, очрашу өчен һәр фонтан янәшәсендә зәвыклы, төннәрен яктыртылучы ял итү урыннары, утыргыч-өстәлләр да бар. ЗАГС тан язылышып чыккан яш парларның хәзер фонтаннар янында истәлеккә фотога төшү йоласы Апаста гадәти хәл.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов бу шактый четерекле һәм чыгымлы эшне башкарып чыккан районның "Строймаркет" оешмасы төзүчеләренә ышанычы нык:
-Парклар һәм скверлар елы уңаеннан район үзәгендә моннан 50 еллар элек булдырылган ял паркын да бу оешма осталары яңартты. 500 урынга исәпләнгән амфитеатрлы сәхнә, 1 километрлык брусчатка һәм ясалма чирәм җәелгән сукмаклар, велоюллар, күперләр, тротуарлар бүген район үзәгенең йөзен танымаслык итеп үзгәртте,-диде ул хәбәрчегә. -Киләсе елда да районның берничә авыл җирлегендә фонтанлы ял итү урыннары булдырырга ниятебез бар. Моның өчен дәүләт прграммалары, төрле конкурсларда актив катнашу сорала. Фонтаннарны булдырганда, үзәк ял паркын яңартканда дәүләттән әнә шундый ярдәм алдык. Грантлар оттык. Киләсе елда да җиңәргә исәп...
Бу көннәрдә райондагы барлык 21 фонтан су һәм электр челтәреннән өзелде. Алар кышка махсус "пирамида" япмалары белән томалана.
Әзерләде-Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев