Апаста географик диктант яздылар
"Географик диктант" язу Апас һәм Каратун мәктәпләрендә узды.
Рус географик җәмгыяте тарафыннан оештырылучы "географик диктант" акциясенә география өлкәсендә белемен сынап карарга теләгән 50 дән артык райондаш кушылды.
Географик диктант язу Апас һәм Каратун мәктәпләрендә узды. Апас мәктәбендә укучылар белән бергә укытучылар, "Будет чисто" экологик хәрәкәте егет-кызлары белемнәрен тикшерде. Диктан язучылар 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев