Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Болгаер авылы клубы җиңү яулаган

Районда мәдәният учаклары арасында “Иң матур һәм чиста мәдәният йорты ишегалды” дип исемләнгән конкурс узды. Конкурста 33 мәдәният учагы катнашты.

(24 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



“Җәйге матур көннәрдә районыбызның һәр мәдәният йорты ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре зәвыклы һәм кызыклы итеп бизәү өчен зур тырышлык һәм көч куйдылар. Үзләре иҗат иткән матурлыкны фотога төшереп, конкурска да юлладылар. Иң матур һәм зәвыклы итеп бизәлгән ишегалды жюри тарафыннан югары бәя алды”, - дип белдерде район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова.
“Иң матур мәдәният йорты ишегалды” исеменә Рания Вәлиева җитәкчелегендәге Олы Болгаер клубы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев