Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче, 60 елдан артык “Йолдыз” гәҗитен укып, һәр санын җыеп баручы Миләүшә апа Вәлиуллинадан котлау открыткасы алдык

Шунысы кызыклы булды, открытка 1989 елның 15 нче декабрендә бастырылган. Бәясе 6 тиен булган.

(26 декабрҗ, «Апастово-информ»)



“Хөрмәтле “Йолдыз” хезмәткәрләре!
Бүләк булып ап-ак карлар ява,
Күңелләргә ява якты нурлар.
Алда безне иң зур бәхет көтә,
Балкып ята без барасы юллар.
Алда безне яңа еллар көтә,
Якты күңел белән яшик бергә.
Сөенешеп яшик яңа елда,
Иминлек һәм Кояш теләп җиргә!
Ихтирам белән “Йолдыз”ны 60 елдан артык алдырып, укып баручы Миләүшә Вәлиуллина. 25.12.25.”,- диелгән открытканың эчтәлегендә.

Миләүшә апага коллективыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, тынычлык телибез. Һәрвакыт безнең белән тыгыз элемтәдә булыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев