Апаста яшәүче Исфан Кәбиров яңа дустын сөендерде
Ул Әлмәндәр авылында яшәүче Кәрим Нуруллинга үзенең бер йомшак куянын бүләк итте.
(12 декабрь, “Апастово-информ”).
Исфан үзе дә бик яшь булса да, йөрәге мәрхәмәт тулы аның. Былтыр куян бүләк итеп, Коштавылында яшәүче бер сабыйны сөендергән иде инде. Быел да “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, тагын бер сабыйны куандырырга булган Исфан. Бу юлы йомшак куян Әлмәндәр авылыннан 2нче сыйныф укучысы Кәрим Нуруллинга тәтеде.
“Яңа дустыма куянны ничек асрарга кирәклеге турында үземнең киңәшләремне бирдем. Бәлки, ул да кызыксынып, йомры йомшак куяннар асрый башлар. Әнием мине кечкенәдән игелекле булып үс, улым, дип тәрбияли”, - диде Исфан.
“Бик зур рәхмәт, Исфан абый. Апастан кадәр куян алып килгән өчен. Куян бик матур икән. Аңа Алия дип исем кушармын”, - дип сөенде Кәрим.
Кәримнең әти-әнисе дә Исфанга матур гамәле өчен рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев