Апаста җирле депутат ир-егетләребезне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Район хакимиятенең кече залына Апас җирлеге депутатлары җыелды.
(22 февраль, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районыбызның җирле депутатларын 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм районыбыз үсеше өчен эшчәнлекләрендә зур уңышлар теләде.
“Киләчәктә дә бердәм булып, бер-беребезне аңлашып, исән-сау эшләргә язсын. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт”, - диде район башлыгы.
Җирле депутатлар шулай ук бүгенге вәзгыять, мобилизациядә булган ир-егетләребезгә тагын ничек ярдәм итеп булачагы хакында да сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина һәм хатын-кыз депутатлар исеменнән Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова ир-егетләрне кайнар котлап бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев