Апаста кабат ГТО нормативларын тапшырачаклар
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда олылар арасында ГТО нормативлары тапшыручылар санының аз, күрсәткечләрнең түбән булуын билгеләп үтте. Аның имзасы белән оешма-предприятие, учреждение, хуҗалыкларга махсус телефонограмма җибәрелде. Шуның нигезендә 10 ноябрьдә Үзәк паркта 100 метрга, 2-3 километрга йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, "Дулкын" бассейнында йөзү буенча нормативлар тапшыру оештырылачак. 13-14...
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда олылар арасында ГТО нормативлары тапшыручылар санының аз, күрсәткечләрнең түбән булуын билгеләп үтте. Аның имзасы белән оешма-предприятие, учреждение, хуҗалыкларга махсус телефонограмма җибәрелде. Шуның нигезендә 10 ноябрьдә Үзәк паркта 100 метрга, 2-3 километрга йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, "Дулкын" бассейнында йөзү буенча нормативлар тапшыру оештырылачак. 13-14 ноябрьдә Апас мәктәбе спорт залында турникта тартылу, гәүдәне турайту, гир күтәрү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләреннән нормативлар тапшыру этабы үтәчәк.
-Җитәкчеләрнең бу ярышка үз коллективлары белән килүен көтәбез. Ярышка килгәнче һәр катнашучы ГТО сайтында электрон теркәлү үтәргә һәм үзенең ИД-УИН номерын белергә тиеш,-ди ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев