Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста кабат янгын

4 март көнне кичке сәгать 4ләр тирәсендә Апасның янгын сүндерү бүлегенә Табар Черкене авылында мунча януы хакында хәбәр керә.

Яңа гына төзелгән мунчаны камап алган ялкын телләре белән көрәшү өчен шактый вакыт сарыф ителә. Янгын сүндерүчеләр, “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге, электрчылар, газ һәм хокук саклау хезмәткәрләре, башка җаваплы хезмәт вәкилләре вакыйга булган урында эшли. Ут йөгәнләнә. Янгын мичнең төзексезлеге яки электр челтәреннән чыккан дигән фаразлар бар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Янгыннан сак булыгыз! Кагыйдәләрне төгәл үтәгез, куркынычсызлык таләпләренә буйсыныгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев