Апаста кабул итүләр уза
29 майда районга эш сәфәре белән республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар белән эшләү, аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина килә
Шул уңайдан муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләре, опека һәм попечительлек, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе, сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе катнашында кабул итүләр уза. Чарада җаваплы вәкилләр тарафыннан бала хокукларын яклау буенча фикер алышулар һәм сорауларга җаваплар бирү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев