Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста кайнар нокталарга носилкалар тегүче апаларны хөрмәтләделәр

Киң күңелле апаларга “Алга” яшүсмерләр клубында район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

(29 декабрь, “Апастово-информ”). 
Районда носилкалар тегү эше дәвам итә. Илебез тынычлыгы өчен көрәшүче батырлар язмышына битараф булмаган райондашлар бердәм булып, сугыш кырына кирәкле булган носилкалар җитештерәләр. “Алга” яшүсмерләр клубында әлеге игелекле, киң күңелле апаларның авыр хезмәтләрен бәяләп, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
“Сезгә чын йөрәктән районыбыз җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтемне ирештерәм. Бердәм, бергә булып, шушы изге эшкә алынуыгыз күңелдә тирән хөрмәт уята. Игелекле гамәлегез дәвамлы, ә үзегез исән-сау булыгыз”, - дип теләде район Советы Аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов. 
“Сугыш кырына, госпитальләргә бик кирәкле булган носилкалар җитештерү бүгенге көндә республикабызның җиде районында гына башкарыла. Шулар арасында Апас районы да булу - безнең өчен зур горурлык. Димәк, районыбызда кеше гомеренә, исәнлегенә битараф булмаган халык яши. Үзегезнең вакытыгызны, көчегезне дә кызганмыйча ярдәм итүегезгә чын йөрәктән сокланам һәм сезнең һәрберегез алдында баш иям”, - диде “Алга” клубы җитәкчесе Илдар Салаватов. 
Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбулллина да апаларга җылы сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев