Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста халык җыены узды

2019 елның 1 декабре – Апас шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Иске Әнәле авылында үзара салым кертү буенча референдум көне. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында халык җыены узды.

Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов башкарылган һәм башкарылачак эшләр белән таныштырып уздылар, райондашларның сорауларына җаваплар бирделәр, тәкъдимнәрне язып алдылар.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов белдерүенчә, программа эшли башлаганнан бирле, Апас поселогында, Иске Әнәле авылында шактый эшләр эшләнелгән. Апас поселогында контейнер мәйданчыклары булдырылган. Урам юлларын төзекләндерелгән, яшелләндерүгә зур игътибар юнәлтелгән. “Салават күпере” балалар бакчасы тирә-юне төзекләндерелгән, ишегалдына брусчатка җәелгән, урамнарга видеокамералар урнаштырылган. Апас зиратында да шактый эшләр башкарылган. Аның эчендәге агачлар киселгән, тирә-юне тотып алынган, капкалары яңага алыштырылган, юлы төзекләндерелгән. Быел юлларны кардан арындыру, чисталык өмәләрендә чүп-чарларны төяп түгү өчен махсус “МТЗ“ тракторы сатып алынган. Иске Әнәле авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелгән, видеокамера урнаштырылган, урам арасына күпер салынган, зират юлы төзекләндерелгән.
- Үзара салым акчасы авылдагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Аның буенча башкарылган эшләрнең күркәм нәтиҗәсе һәркемнең күз алдында. Алга таба да башкарасы эшләр шактый. Киләсе елда үзара салым акчасы җирлек территориясендә скважина бораулау, шәһәр тибындагы Апас поселогы зираты эченә юл салу, өстәмә чүп контейнер мәйданчыклары урнаштыру, “МТЗ“ тракторына асылмалы җиһазлар сатып алу, җирлек территориясен яшелләндерү, Апас поселогын су белән тәэмин итү, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының торышын кайгырту өчен кулланылачак, - ди Фәнис Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев