Апаста хәтер көне узды
26 апрель – радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне. Бу аянычлы вакыйгадан соң 32 ел вакыт узган. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 13 кеше теркәлгән.
Шулай ук әлеге афәт нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләр бар. Искә алу көне уңаеннан, әлеге кешеләр белән очрашып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сораштылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Апаста яшәүче Фәрит абый Заһидуллин һәм Рифкать абый Бәдретдинов та күчтәнәчләрне рәхмәтләрен әйтеп кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев