Апаста мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе көннәре дәвам итә
Апас урта мәктәбе базасына мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчасы мөдирләре киңәшмәгә җыелды.
Биредә шулай ук мәгариф хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эшләүче тармак җитәкчеләре, оешма вәкилләре дә бар иде. Һәрчак фатихасын биреп торучы өлкән буын вәкилләре дә игътибар үзәгендә булды. Тантаналы өлештән, укучыларның эчтәлекле чыгышларыннан соң, җитәкчеләр аерым сөйләшүләр алып бардылар. Соңыннан Апас туган якны өйрәнү музеена, үзәк китапханәгә сәяхәтләр оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев