Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хөрмәт күрсәтелә

1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар ункөнлеген үткәрү буенча киң күләмле программа төзелгән. Район башлыгы тарафыннан янәшәбездә яшәүче мөмкинлекләре чикле райондашларга бу чорда гына түгел, ел дәвамында игътибар, ярдәм, ихтирам күрсәтү бурычы куелды. Әлеге чорда "кайнар линия" телефоны эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр белән 8(84376)21-5-10 номерына шылтыратырга мөмкин. Район мәдәният йортында җәмәгать оешмалары...

1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар ункөнлеген үткәрү буенча киң күләмле программа төзелгән. Район башлыгы тарафыннан янәшәбездә яшәүче мөмкинлекләре чикле райондашларга бу чорда гына түгел, ел дәвамында игътибар, ярдәм, ихтирам күрсәтү бурычы куелды.
Әлеге чорда "кайнар линия" телефоны эшли. Барлык мөрәҗәгатьләр белән 8(84376)21-5-10 номерына шылтыратырга мөмкин. Район мәдәният йортында җәмәгать оешмалары белән түгәрәк өстәл, "Балкыш" фестивале лауреатлары һәм мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар катнашында концерт, шашка-шахмат ярышлары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр катнашында тематик кичә һәм барлык авыл клубларында да мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.
Урта Балтай авылында урнашкан социаль тернәкләндерү үзәгендә 15 көн дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар дәваланачак. Биредә шулай ук тематик кичәләр, бәйгеләр, очрашулар узачак.
Апас туган якны өйрәнү музеенда экскурсияләр үткәрү, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларның өйләренә барып хәлләрен белү күздә тотыла.
Район үзәк китапханәсе, мәктәпләр, социаль яклау идарәсе барысы да үз эш тәртипләрен булдырган. Шулай ук коляскада утыручы райондашларның өйләренә барып көнкүрешләре белән танышу, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр бирү оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев