Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста модель китапханә ачылды

Китапханә «Мәдәният» илкүләм проекты һәм “Мәдәни мохит” төбәк проекты ярдәмендә булдырылды.

(21 октябрь, “Апастово-информ”).


2021нче елда Апас үзәк китапханәсе «Мәдәният» илкүләм проекты һәм “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында модельле китапханә төзү өчен узган грант бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Аның нәтиҗәсендә үзәк китапханә капиталь төзекләндерү, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар сатып алу өчен зур финанс ярдәме алды. Үзәк китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова белдерүенчә, модельле китапханә үзәк китапханә бинасының икенче катында урнашкан. Биредә өлкәннәр, яшьләр, балалар өчен дә яңа шартлар тудырылган. Мөмкинлекләре чикле райондашлар өчен дә уңайлы мохит булдырылган. Алар өчен икенче катка узу өчен махсус җайланма да кайтарылган. Яңартылган китапханәдә яшьләр, төрле чаралар уздыру өчен махсус мәйданчыклар ясалган. Иҗат белән шөгыльләнү һәм төрле түгәрәкләр өчен аерым бүлмә каралган. Китапларны зарарсызландыру өчен махсус җайланма булдырылган.
“Модельле, заманча китапханәнең безнең районда ачылуы зур горурлык. Биредә һәркем өчен уку, мәгълүмат, белем алу, өйрәнү өчен барлык уңайлылыклар, яңа мөмкинлекләр тудырылган”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов апаслыларның ил һәм республика программаларында актив катнашуларын билгеләп узды.
“Федераль һәм республика проектлары нигезендә Апас районында күп кенә мәдәният учаклары төзекләндерелде, яңалары төзелде. Мондый заманча китапханә ачылу да, билгеле, Апас өчен зур дәрәҗә”, - диде җитәкче.
Үзәк китапханә коллективының шатлыгын тирә-күрше район китапханәчеләре дә бүлеште. Нәтиҗәле һәм озак еллар эшләүче хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатлары, ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре, Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев