Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты.

(10 апрель, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ).

Бүгеннән патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшли. Юлларда, урамнарда патруль торулар оешкан. Урамга беренчел кирәк-яраклар өчен генә чыкмаган, шулай ук махсус рөхсәт белешмәлеге булмаган кешеләр ачыклана. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерде.

Район полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Апаста да хокук сакчылары тарафыннан үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә. Изоляция режимы таләпләрен бозучы райондашлар хокук сакчылары күз уңында тора.

"Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле изоляция таләпләрен үтәмәүче 14 апаслы ачыкланды. Аларга Роспотребнадзор идарәсе белгечләре һәм хокук сакчылары тарафыннан тиешле протоколлар төзелде һәм штрафлар билгеләнде", - ди Айрат Нигъмәтҗанов.

Район буенча патрульлек хезмәтләре эшен дәвам итә. Апаста участок инспекторы Рәсим Гатауллин да урамнарда кизү торуларын, аңлату эшләре алып баруларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев