Апаста прививка ясатучылар саны 2 меңгә якынлаша
Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 1784 кеше прививка ясаткан. 1050 райондашыбыз аның икенче компонентын алырга өлгергән. Якынча көнгә 33 кеше прививка ясату өчен медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
(20 май, “Апастово-информ“).
– Прививка – чирдән саклану өчен иң ышанычлы ысул. Коронавирус таралу куркынычын истә тотып, бу эшнең мөһимлеген аңларга кирәк. Билгеле булганча, коронавирус ниндидер хроник авыруы булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Шуңа күрә, үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабетка бәйле проблемалары булган кешеләргә мөмкин кадәр тизрәк прививка ясатырга киңәш ителә. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү мөһим, – ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече Мөсәлим Бәширов.
Битлек кию режимы әлегә тәмамланмады. Җәмәгать урыннарында, кеше күп була торган җирләрдә, сәүдә нокталарында үзеңне сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев