Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста профсоюз комитетлары җыелышы булды

Апаска Татарстан профсоюзлары Федерациясе аппараты вәкилләре Марина Кокоулина һәм Альбина Варакина эш визиты белән килде

Алар район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, төрле тармак профсоюз комитетлары рәисләре белән очраштылар. АПК, мәгариф, мәдәният, энергетика, электр элемтәсе һәм башка юнәлешләрдә эшләп, район үсешенә өлеш кертүче коллективларның җирле профсоюз лидерлары үзләрен, халыкны борчыган сорауларга җаваплар алды. Законнардагы яңалыклар белән танышты. Район профсоюзларының координация Советының бу утырышында киләсе елга эш планы билгеләнде. Соңыннан Казан вәкилләре район коллективларында хезмәткәрләрнең эш шартлары, хезмәткә түләү, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләренең үтәлеше белән танышты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев