Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашты

Район башлыгы тәкъдиме белән, мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, хәрби хезмәт итүчеләрнең якыннары үзәк ресторанга очрашуга җыелды.

(19 декабрь, “Апастово-информ”).


Алар Яңа ел бәйрәме уңаеннан, район башлыгының котлауларын һәм рәхмәт сүзләрен кабул итте.
"Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә олы хөрмәт белән рәхмәтемне белдерәм. Әти-әниләргә биргән тәрбияләре, сабырлыклары өчен зур рәхмәт. Егетләр куркып, югалып калмадылар. Хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Авырлыкларны бергә күтәрсәк, бердәм булсак иде. Без шул чакта гына көчле. Барыгызны да киләчәк Яңа еллар белән тәбрик итәм, балаларыгыз, ирләрегез исән-сау, шатлык белән кайтсын. Әйбәт яңалыклар гына ишетеп яшәргә язсын", - диде район башлыгы.
Ул сораулар булган очракта үзенә мөрәҗәгать итеп булуын, социаль челтәрләр аша фикерләр белән танышып баруын да билгеләп үтте.
Очрашу барышында махсус хәрби операция вакытында, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган, райондашыбыз, Олы Бакырчы авылы егете Илнар Шәфигуллинның туганнарына Батырлык орденын тапшырды.
Илнар Шәфигуллин 26 июньдә һәлак булды. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган иде. Әлеге орденны кыю райондашыбызның туганы Илшат Шәфигуллинга район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм хәрби комиссар Наил Җантемиров тапшырды.
"Кызганыч, хәрби операцияләр югалтуларсыз булмый. Һәлак булган батырларны искә алабыз, алар белән горурланабыз", - диде Наил Җантемиров.
Илнар Шәфигуллинны тәрбияләүгә өлеш керткән Илшат Шәфигуллин гаиләсенә район башлыгы да рәхмәтен җиткерде.
"Рәхмәт тәрбиягез өчен, Илнарны үз улыгыз кебек күргәнегез өчен. Аның исеме һәм батырлыгы мәңге хәтерләрдә", - диде ул.
Очрашу район мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары, чыгышлары белән үрелеп барды. Залда утыручылар бер-берсен карашларыннан да аңлый иде. Алар хәлләрен белеште, яңалыклар белән уртаклашты. Өстәлдәге сыйлардан авыз итеп, матур җырлардан яшәү көче алды алар. Күзләр яшьләнгән чаклар да булды, шулай да елмаерга көч таптылар. Якыннарының читтә йөрү сагышын азга гына булса да онытып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып тордылар. Үзләрен зурлаган, хөрмәтләгән өчен күз яшьләре аша рәхмәтләрен, йөрәк хисләрен җиткерделәр.
Апастан Чулпан Заһидуллина да тормыш иптәше Наилне махсус хәрби операциягә озаткан.
-Хәлләребезне гел белешеп, ярдәм итеп торасыз. Кемдер ирен, кемдер баласын чыгарып җибәрде, балалар әтиләреннән аерылды. Дөрес, беребезгә дә җиңел түгел. Яңа гына Казанга барып, операциянең икенче этабына озатып кайттым. Районнан автобус бирделәр. Ул да безгә зур ярдәм булды. Барысы өчен дә җитәкчеләргә зур рәхмәт, - диде Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев