Җәмгыять
Апаста Ринат Миначев гаиләсе ифтар ашы уздырды
Ифтар ашына 120ләп апаслы чакырылды.
(16 апрель, "Апастово-информ).
Районыбызның хөрмәтле эшмәкәре Ринат Миначев һәм аның гаиләсе тарафыннан ифтар мәҗлесе уздыру матур традициягә әверелде. Киң күңелле иганәче изге ният белән мул табыннар артына ураза тотучы апаслыларны, дин кардәшләребезне җыйды, сый-нигъмәтләр белән сыйлады.
"Ифтар мәҗлесенә килгән апаслылар үтемле вәгазьләрен тыңлап, моңлы азан тавышларыннан соң авыз ачтылар. Ил-көннәргә тынычлык, имин тормыш, теләп дога кылдылар. Ринат Миначевка һәм аның гаиләсенә бәхет һәм уңышлар теләделәр",-дип хәбәр итте шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев