Апаста ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү утырышы узды
Утырыш комиссия әгъзалары катнашында, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров рәислегендә барды
Көн кадагында дүрт мәсьәлә каралды. Муниципаль норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш торышы һәм аларны Апас муниципаль районы сайтында бәйсез экспертиза үткәрү өчен урнаштыру турында район Советының юридик бүлеге начальнигы Эльмира Шакирова чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Айрат Хәсәнов районда торак программасын гамәлгә ашыру һәм торак шартларын яхшырту буенча исәпкә кую эшенең барышы белән таныштырып китте.
– Бүгенге көндә районда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана торган торак төзелеше буенча 8 программа эшли. Әлеге программаларга басу өчен РФ Торак Кодексының 51 нче статьясында билгеләнгән таләпләр үтәлергә тиеш, - диде үз чыгышында Айрат Хәсәнов. Бүгенге көндә район буенча 398 гаиләнең чират көтүен дә искәртеп узды ул. Район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ландыш Николаева утырышта катнашучыларны хезмәт турындагы законнарның үтәлеше һәм куелган таләпләр белән таныштырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Хәйруллина мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында коррупция күренешен кисәтү буенча өстәмә чаралар эшләп килүе, әлеге тема буенча республика һәм районда узган конкурсларда уңышлары турында чыгыш ясады. Утырыш коррупциягә каршы эшләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Алмаз Сөләйманов чыгышы белән төгәлләнде.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев