Апаста салмыш шоферның машинасы штраф стоянкасына ябылган
Апаста яшәүче шоферга Яңа елга тыныч күңел белән керергә язмаган. Ул салмыш килеш руль артына утырып чыккан һәм Апас-Тәтеш юлында юл сакчылары белән очрашкан.
(29 декабрь, “Апастово-информ“).
“Юлда бозлавык хөкем сөрә. Юлда ни буласын белеп булмый. Аек акыл белән йөрүчеләр дә ялгыша. Салмыш шофер икеләтә куркыныч тудыра“, – диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Шоферның машинасы штраф стоянкасына ябылган. Үзенә җәяү йөреп торырга һәм штраф түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев