Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста шашка-шахмат ярышлары булып узды

Моннан 25 еллар элек Татарстанда 1 октябрьдән башлап халыкара Өлкәннәр ункөнлеге үткәрелә башлады. Апаста бу декада елдан-ел колачлы һәм эчтәлеклерәк төс ала. Россия Пенсионерлар Союзының Апас оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин әнә шулай дип саный. - Һәр оешма, предприятие коллективы бу ункөнлектә үз өлкәннәрен, хезмәт ветераннарын зурлый һәм хөрмәтли, олы кунак...

Моннан 25 еллар элек Татарстанда 1 октябрьдән башлап халыкара Өлкәннәр ункөнлеге үткәрелә башлады. Апаста бу декада елдан-ел колачлы һәм эчтәлеклерәк төс ала. Россия Пенсионерлар Союзының Апас оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин әнә шулай дип саный.

- Һәр оешма, предприятие коллективы бу ункөнлектә үз өлкәннәрен, хезмәт ветераннарын зурлый һәм хөрмәтли, олы кунак итеп табыннарга чакыра, үз бүләкләрен тарата. Ә без аны тагын да файдалырак үткәрергә тырышып, өлкән яшьтәгеләрне шашка-шахмат өстәлләре артында очраштырабыз. Бу ярыш районда җиденче тапкыр үткәрелде. Район үзәге һәм калган 21 авыл җирлегеннән шашка-шахмат бәйгесенә 50 кеше килде һәм аларның егерме бише үзен шашка-шахматта сынап карады. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар арасында шахмат уенында Дәвештән Наилә Галиуллина, Кабык-Күпердән Фәридә Павлова, Апастан Люция Зыятдинова белән Марина Кузнецова призлы урыннар яулады.

Ир-атлар арасында 1-2-3 урыннарны Чирмешәннән Рәшит Габдрахманов, Апастан Рәшит Шәйхиев, Зур Күккүздән Радик Сабиров бүлеште. Шашка ярышында хатын-кызлар арасында Табар Черкен авылыннан Нина Баранова-Орел, Дәүләкидән Зөбәйдә Хисамова, Апастан Гөлсибә Бактикова, Каратуннан Венера Шиһабиевага тиңнәр табылмады. Ир-атлар арасында бу төр ярышта Апастан Мәсгүть Маннапов белән Расыйх Латыйпов, Табар-Черкеннән Анатолий Шашкин җиңде,-диде ул хәбәрчегә.

Фәрит Кәлимуллин ярышларга үз бүләкләре белән килгән Апас эшмәкәрләре Айрат Сафин белән Арина Сагиян, район Пенсия Фонды, халыкны социаль яклау идарәсе, ДЮСШ, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчеләренә һәм белгечләргә аерым рәхмәт ирештерүебезне үтенде. Өлкән яшьтәге райондашларыбыз үтенечен рәхәтләнеп үтибез. Ярышны оештыручылар һәм киң күңелле иганәчеләрнең бу саваплы гамәлләре үзләренә дә яхшылык, уңыш булып кире кайтсын дип телибез.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев