Апаста шикәр авыруы белән 510 кеше исәптә тора
Районда шикәр диабеты диагнозы белән 510 кеше исәптә тора. Шуларның 30ы әлеге авыруның беренче, калган 480е шикәр диабетының икенче төреннән җәфа чигә. Ноябрә аенда узган "Шикәреңне тикшер" профилактик акциясендә 57 кеше катнашкан, аларның алтысында шикәр кирәкле дәрәҗәдән артык дип табылган. Апас үзәк хастаханәсенең табиб эндокринологы Алик Хураськин дөрес тукланырга һәм...
Районда шикәр диабеты диагнозы белән 510 кеше исәптә тора. Шуларның 30ы әлеге авыруның беренче, калган 480е шикәр диабетының икенче төреннән җәфа чигә. Ноябрә аенда узган "Шикәреңне тикшер" профилактик акциясендә 57 кеше катнашкан, аларның алтысында шикәр кирәкле дәрәҗәдән артык дип табылган.
Апас үзәк хастаханәсенең табиб эндокринологы Алик Хураськин дөрес тукланырга һәм хәрәкәттә булырга киңәш итә: "Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шикәрсез чәй эчәргә тәкъдим ителә. Макарон эшләнмәләрен, бәрәңге, сөт продукциясенең майсыз төрләрен, тавык, балык ише ризыкны чама белән ашарга, майлы ит, майонез, каймак, колбаса, ак ипи, шикәр, бал, кайнатмалардан, баллы су эчүдән, тозлы әйберләрдән бөтенләй баш тартырга яки бик сирәк кенә кулланырга киңәш ителә. Табиб киңәш иткән шикәр күләмен төшерүче препаратлардан даими файдаланырга онытмагыз. Ешрак хәрәкәтләнегез, саф һавада булыгыз", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев