Апаста шигърият кичәсе узды
Апас мәдәният йортында Ватан Геройлары көне һәм мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлеге уңаеннан, шигърият кичәсе узды.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Ватан Геройлары көне уңаеннан, район башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов тәбрик итте.
“Сугыш кырларында һәм тыныч тормышта кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтеп, казанышлары югары дәүләт бүләкләренә лаек булган якташларыбызга эчкерсез хөрмәт сүзләрен белдерәбез. Ватан геройлары бурычларына һәм үз җирләренә, үз халкына, ата-бабалардан килгән традицияләргә тугры һәм Ватан мәнфәгатьләрендә кирәк булганда чын гамәлләргә әзер. Безнең бурыч – геройларның батырлыкларын истә тоту һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен лаеклы яшәү шартлары тудыру”, - диде җитәкче.
Шигырьләрдә тормыш, чынбарлык, туган телгә, туган якка, әти-әнигә мәхәббәт чагылыш таба. Алар эз ярып кәгазьгә генә төшеп калмаган, авторлар һәм сәхнәгә гашыйк райондашлар ярдәмендә тамашачы күңеленә дә җиткерелде. Мондый кичәләр оештыру традициягә әверелде. Иҗат җимешләре елмаерга да, уйланырга да, күз яшьләрен сөртергә дә мәҗбүр итте. Сәхнәләшкән күренешләр, җыр-моңнар, биюләр шигырьләрне тагын да тәэсирле итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев