Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста тәрбия үзәге ачылачак

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, дини тормышта яңалык көтелә. 7 июньдә, төштән соң, яңа төзелгән мәдрәсә – рухи тәрбия үзәге ачылачак.

Апаста мөселман яшьләренең тәрбия үзәге – мәдрәсә төзелде. Биредәге матурлыкны, уңайлылыкны, шартларны сүзләр белән генә тапшыру мөмкин дә түгел кебек.
Бүгенге көндә мөселман яшьләренең тәрбия үзәге бинасы тулысы белән төзелеп беткән. Керү юлларына асфальт түшәлгән, тротуарлар эшләнгән, коймалар да тотылган.

Бинаның эчке өлешендә дә күп нәрсә әзер: идәннәргә келәмнәр җәелгән, җиһазлар куелган, тәрәзәләр матур эленгеләр белән бизәлгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, һава иркенлеге дә исәпкә алынган. Җылылык, су һәм канализация әзер.

“Төзелеш район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм иганәчеләр, район халкы ярдәме белән башкарыла. Төзелеш кирәк-яракларын барлауда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, элеккеге район башлыгы Равил Хисаметдинов булышты. Апасның иганәче егетләре, кызлары, фермерлар да ярдәм итте. Соңгы вакытта Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташлар - Заһретдиновлар гаиләсе бик теләп кушылды. Алар ярдәме белән төзелеш эшләре тагын да җанланып китте. Алар фонд ярдәмендә шушы бинаны матур гына итеп ясап бирделәр. 7 июньдә бинабыз кулланышка тапшырылып, үз ишекләрен ачар дип уйлыйбыз”, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Районда мөселман яшьләренең тәрбия үзәге "Сәләт" балалар иҗат йорты янәшәсендә урнашкан. Ул проект буенча барлык таләпләргә туры китерелгән. Биредә намаз, мөгаллимнәр, балалар укыту һәм заманча ашау бүлмәләре урын алаган. Бәдрәфләр һәм тәһәрәт алу бүлмәләре мөмкинлеге чикле райондашлар өчен аерым ясалган. Биредә төрле дини бәйгеләр, җыеннар, лекцияләр үткәрү, күргәзмәләр оештыру да күздә тотыла. Шул ук вакытта чәйханә дә хезмәт күрсәтәчәк.

“Иң мөһиме: үсеп килүче буынны иманлы, кешелекле итеп тәрбияләүне, балаларга, яшьләргә дөрес итеп яттан Коръән укырга һәм төрле телләргә өйрәтүне максат итеп куябыз. Казандагы “Ярдәм” мәчете белән бергәләшеп эшләргә җыенабыз. Эшчәнлекне бергәләп алар ярдәме һәм киңәше белән, үз фикерләребезне кертеп алып барырбыз дип уйлыйбыз. Апалар, абыйлар, яшьләр, балалар бирегә йөрер дигән ышанычта калабыз. Төрле чараларны, вакыйгаларны билгеләп үтү, хатын-кызлар клубы, яшьләр оешмасы, кул эшләре, туган якны өйрәнү бүлекләре оештыру күздә тотыла. Балаларны Коръән-хафизлыкка өйрәтү өчен аерым бүлмә бар. Укытыр өчен аерым кеше килер дип көтелә”, - дип, киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев