Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар башланды

11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар уза.

(11 сентябрь, “Апастово-информ“).


Райондагы 57 сайлау участогы да 11 сентябрьдә, 8.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты һәм сайлаучыларны кабул итте. Участокларда барлык саклык чаралары үтәлә. Райондашлар иртәдән үк теләп килә. Бу хакта районның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова хәбәр итте.

881нче сайлау участогы да иртәдән үз эшен башлады. Район үзәк китапханәсендә урнашкан участокта, сайлауга килгән һәркемнең тән температурасын үлчәп керттеләр. Сайлаучы битлек һәм ручка да алды.

Райондашлар үз тавышын теләп бирде. Беренче сәгатьләрдә үк сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте. Апаста яшәүче Илдүс абый һәм Фирдәвес апа Мөлековлар да иртәне сайлаудан башлады.

“Килер көннәребез өметле, матур булсын дип тавыш бирдек. Бурычыбызны үтәдек“, – диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев