Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста терлекче хатын-кызлар хөрмәтләнде

Апаста 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан терлекче хатын-кызлар район үзәгенә бәйрәм тантанасына чакырылды. Озак еллар терлекчелек тармагында эшләүче 300дән артык хатын-кыз хөрмәтләнде, зурланды, ихтирам һәм хөрмәт тойды. - Бездә һәр төркем кешеләрнең үз Сабан туе, үз бәйрәме бар. Сугыш чоры балаларын, Атказанган хезмәткәрләрне, парлы, үрнәк тормыш юлы үтүче...

Апаста 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан терлекче хатын-кызлар район үзәгенә бәйрәм тантанасына чакырылды. Озак еллар терлекчелек тармагында эшләүче 300дән артык хатын-кыз хөрмәтләнде, зурланды, ихтирам һәм хөрмәт тойды.
- Бездә һәр төркем кешеләрнең үз Сабан туе, үз бәйрәме бар. Сугыш чоры балаларын, Атказанган хезмәткәрләрне, парлы, үрнәк тормыш юлы үтүче гаиләләрне аерым җыябыз. Укытучыларны, солдат аналарын, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләрне дә онытмыйбыз. Инде менә терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрне бергә җыеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү хыялы да тормышка ашты. Сез һәр көнегезне хезмәттә үткәрәсез, сезнең тырышлык белән районыбыз үрләр яулый. Рәхмәт хезмәтегез өчен", - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.
Терлекчеләрне бәйрәм белән котларга "Ак Барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, депутат, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров килде. Танылган җырчылар Резедә Шәрәфиева һәм Илсаф хөрмәтләрен җыр аша җиткерделәр. Үзешчән җырчыларыбыз чыгышы да алар өчен иде.
Соңыннан хатын-кызлар ашханәдә мул сыйлы табын артында кунак булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев