Апаста «Терроризмга – юк!“ иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Районда терроризмга каршы көрәш кысаларында, «Терроризмга – юк!“ иҗади эшләр бәйгесе узды.
(13 декабрь, “Апастово-информ”).
Укучылар рәсем, инша, проект, видеороликлар аша үз фикерләрен җиткерергә тырышты. Иң эчтәлекле һәм уңышлы иҗади эшләр билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне бүләкләү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Булат Гатиятуллин катнашты.
-Бәйгедә 77 укучы катнашты. Алар 4 номинация буенча билгеләп үтелде. Укучылар яшь үзенчәлегенә карап, рәсем, инша, видеоролик һәм проектлар буенча үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы исеменнән җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм тагын да зур уңышлар телибез”, - диде Гөлүсә Галләмова,
Район терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Булат Гатиятуллин да укучыларның һәр эшне иҗади якын килеп башкаруларын билгеләп үтте.
-Бар эшне дә карап чыгып, комиссия үз сүзен әйтте. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Рәхмәт бәйгедә катнашуыгыз өчен”, - диде ул.
Барлык җиңүчеләр дә район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә лаек булдылар. Яшьләр сөенечләрен яшермәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев