Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста учаклар ягу, үләнгә ут төртү тыела

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы икеләтә арта. Һәм бу вакытта учак ягу һәм чүп-чар яндыру тыела.

(4 май, “Апастово-информ”).


Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, җир кишәрлекләренә ия булучылар чүп-чарны, коры үсемлекләрне һәм үләнне вакытында җыеп алырга тиеш. Тирә-юньне чиста тоту һәр хуҗаның, җирлекнең бурычы. Тик учаклар ягу, үләнгә ут төртү тыела.
“Ябалак авылында зиратта оештырылган язгы өмәдән соң, сүндереп бетерелмәгән учак нәтиҗәсендә, мәңгелек йортка ут җәелү куркынычы туды. Бәхеткә, ялкын телләре җәелергә өлгермәде, вакытында сүндерелде”, - ди янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Кашапов.
Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерергә һәм тәртипкә китерергә, табигатькә чыкканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташламаска, балаларга ут белән шаяруга юл куймаска киңәш итә хезмәткәрләр.
-25 апрельдән районда янгынга каршы махсус режим игълан ителгән иде. Ул 15 майга кадәр дәвам итә. Исегездә тотыгыз, учакны яккан өчен түбәндәге штрафлар каралган: халыкка – 4000 сумга, вазифаи затларга – 30 000 сумга, юридик затларга – 400 000 сумга кадәр. Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган, - ди Раил Кашапов.
Ут-күздән сак булыгыз! Янгын вакытында түбәндәге номерларга шалтыратыгыз «01», «101» «112».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев