Апаста Үзәк чыршы ачыла
Районның Үзәк ял паркында һәр елдагыча матур чыршы бизәлде. Әлеге Үзәк чыршыны ачу тантанасы 26 декабрьдә 15.00 сәгатьтә башланачак. 0+
Бәйрәм тамашасы, балалар өчен уеннар оештырыла. Шулай ук, балалар автобуста сәяхәт итә алачак. Әлеге сәяхәттә аниматорлар эшли.
Тамак ялгап, кайнар чәй эчеп, коймак белән сыйланып алу мөмкинлеге дә булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев