Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста вакансияләр ярминкәсе узды

Районда эш эзләүчеләргә төрле хезмәт урыннары тәкъдим ителде.

(23 июнь, “Апастово-информ”).


Районның шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты, юл төзү оешмасы, сөт һәм май комбинаты, полиция бүлеге, үзәк китапханә вәкилләре бүгенге көндә актуль булган вакансияләр, эш шартлары һәм хезмәт хаклары белән таныштырдылар.


Районның эш һәм мәшгульлек Үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов белдерүенчә, бүгенге көндә эш һәм мәшгульлек үзәгендә 26 кеше исәптә тора.


“Исәптә торучыларга эш урыннары тәкъдим ителә. Районның оешма-предприятиеләре белән дә даими элемтәдә торабыз”, - дип белдерде Илсур Хәлимов.


Вакансияләр ярминкәсендә район хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин да катнашты. Ул контракт буенча хәрби хезмәт шартлары, хезмәт хакы, социаль гарантияләр белән таныштырды, шулай ук мәгълүмати белешмәлекләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев